Сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы

2019 елның 22 феврале, җомга

Мичән төп мәктәбендә, сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы булды. Утырыш, мәгариф идарәсе еллык планы һәм сыйныф җитәкчеләре район методик берләшмәсе планы нигезендә үтте. Көн тәртибе буенча тәрбия сәгатьләре, мастер-класслар каралды. Шулай ук гармунчылар катнашында узган чара милли традицияләрне тальян чыңы аша яңартты. Симет авылында гомер кичерүче, гармун, тальяннар ясаучы Галинур абый чыгышы бер кемне дә битараф калдырмады. Танылган, күренекле шәхесләр белән очрашулар, алар катнашында сыйныф сәгатьләре уздыру бик яхшы тәрбияви алым.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International