ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

В Мешинском сельском поселении новый театральный сезон открыли  культработники премьерой спектакля “«Кичер мине, әнкәй» ". 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Ак калфак” клубының чираттагы утырышы узды. Чараның беренче өлеше Халыкара туган тел көненә багышланды. Шул уңайдан күргәзмә ясалып куелды, Туган тел көненең килеп чыгышы сөйләнелде.Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклап калу максатын күздә тотып, ЮНЕСКО 21 февраль көнен Халыкара туган тел көне итеп игълан итте.
Ә чараның икенче өлешендә татар халкының баш киеме калфаклар ясалды. Калфаклар матур һәм үзенчәлекле килеп чыктылар.

Подрядчы оешма ҖЧҖ "Волгодорстрой" тарафыннан Саба муниципаль районы Көек авылында күпер төзелә.

Тэги: Инфраструктура үсеше бүлеге

20 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы  ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы” Лицей” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

15 февраль -Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан укучылар арасында хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Явлаштау, Тимершык, Шыңар урта мәктәпләреннән һәм Шекше төп мәктәбеннән командалар көч сынашты. Безнең егетләребез беренче урынга лаек булды. Җитәкчеләре Гибадуллин Зөлфәт Фоатовичны, Габдрахманов Раушан Шогаеповичны һәм хоккейчы егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

2019 елның 16 февралендә сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат базасында гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган "иң көчле" шахмат турниры узды.

20 февраль көнне Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Фәридә Шәфкәть кызы  тарафыннан “Пенсия законнары” һәм “Социаль хезмәтләр күрсәтү җыелмасы”дигән темага лекцияләр уздырылды.

            21 нче февраль халыкара Туган тел көнен билгеләп узу уңаеннан, район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” һәм “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Без татарлар, туган телебез – татар теле!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында утырыш булды.

 2019нчы елның 20 нче  февралендә Теләче районында “Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог”  Республикакүләм һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

     21 нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International