ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

24 февраль көнне Явлаштау бозында Ризванов Т.К. истәлегенә хоккей турниры булып узды. Ярышларда Теләче районнының  Шәдке, Сабадан Ястребы һәм Вымпел, Мишәбаш һәм Явлаштау  командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннардан соң, беренчелекне Явлаштау командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Вымпел һәм Ястребы командалары ия булды. Җиңучеләргә  акчалата призлар, медальләр һәм кучмә кубок тапшырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

10 февральдә Мешабаш авылының бозында хоккей турниры узды . Ярышларда Игенче, Көек-Мишә, Мишәбаш һәм Явлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң, беренчелекне Мишәбаш командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны "Көек-Мишә" һәм "Игенче"командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм күчеп баручы кубок тапшырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

10
февраль, 2024 ел
шимбә

10 нчы февраль көнне  Явлаштау авыл җирлегендә  “Россия чаңгы юлы 2024” – “Татарстан чаңгы юлы 2024” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

6 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында гражданнар җыены булып үтте. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. һәм төрле оешма, учрежденияләрнең җитәкчеләре катнашты. Җыен барышында отчет чыгышлары тыңланды һәм 2024 елга планнар куелды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

6 нчы февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Явлаштау бригадасы җитәкчесе Фазлыев Алмаз Камил улы һәм баш белгечләр 2023  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2024 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Саба районы Явлаштау авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю оештырылды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш  алып барыла.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Мәктәп һәм Лесная урамнары буенча урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Явлаштау авылының Яшьләр урамында юл ремонты төгәлләнде. Әлеге эшне МДСУ-1 оешмасы  башкарды.Барлыгы 260 м. юлга вак таш җәелде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Явлаштау авыл җирлегенең ир-атлар командасы пляж волейболы буенча Саба районы чемпионатының зона ярышларында 2 нче урынны яулады.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International