Мишә авыл җирлегендә театр сезоны дәвам итә

2019 елның 22 феврале, җомга

Мишә авыл җирлегендә театр сезонын мәдәният хезмәткәрләре беренчеләрдән булып ачып   җибәрде.Алардан соң стартны балалар бакчасы коллективы  дәвам итте. 14 февраль көнне «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы Т. Миңнуллинның" Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча спектакль куйды. Һәр актер үз ролен бик яхшы уйнады. Тамашачылар көчле алкышларга күмделәр, көлделәр, күзләре яшьләнде.

Ә кичә ,21 нче февраль көнне , Лесхоз картлар йорты коллективы “ Т.Миннуллинның "Алты кызга бер кияү" пьесасы буенча спектакль куйды . Спектакль ахырында Мишә авыл җирлеге башлыгы А. Х. Гатиятуллин һәм Лесхоз карлар йорты директоры И.Х.Нургалиев тамашачыларга да, артистларга да зур рәхмәт белдерделәр. Артисларыбызның чыгышы тамашачылар тарафыннан кайнар алкышларга күмелде. Рәхмәт катнашучыларга.Молодцы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International