21 нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә. Без – татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле... Телебез Җир йөзендә иң бай, иң матур телләрнең берсе. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә төрле шигырьләр, җырлар, язмалар язылып онытылмас мираска кереп калган.
Район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Мостафина Гөлнара Саба гимназиясенең 5 “В”сыйныфы укучыларына (сыйныф җитәкчесе Рафига Мөхәммәт кызы), туган тел көненә багышлап, “Татар халык авыз иҗаты” - әдәби сәгать уздырды.