Район китапханәсендә Халыкара туган тел көне

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

            21 нче февраль халыкара Туган тел көнен билгеләп узу уңаеннан, район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” һәм “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Без татарлар, туган телебез – татар теле!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында утырыш булды. Өстәл артында утырган һәрбер кеше татар теленең бөеклеге, байлыгы, халкыбызның милли аңын үстерү, балаларыбызда милләт өчен горурлык хисләрен  булдыру, телебездә матур чиста итеп сөйләшә белү турында үз фикерен әйтте. Килгән кунагыбыз Саба мәчете имам хатыйбе Яхин Ильдар Мәхмүт улы тел турында хәдисләр, үзе язган шигырьләрен аһәңле матур итеп укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International