2019нчы елның 20 нче февралендә Теләче районында “Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” Республикакүләм һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Саба, Питрәч, Теләче, Биектау районы конкурсантлары “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе”, “Иң яхшы педагог-оештыручы”, “Иң яхшы педагог-психолог” номинацияләрендә көч сынаштылар. Районыбыз данын түбәндәге педагоглар яклады:
Конкурсантлар барысы да бик лаеклы чыгыш ясап, үзләренең профессиональ әзерлеген югары дәрәҗәдә курсәтә алдылар. Гумерова Р.Р.,Хабибуллина М.Г., Габдулхакова Г.Г. республика этабына үттеләр. Аларга яңа биек үрләр, зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.