Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында"Ир-ат булу җиңел түгел" исеме астында 23 февральгә багышланган спорт чарасы

2019 елның 22 феврале, җомга

Яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан , 2019 нчы елның 22 нче февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә , хәрби патриотик чара үткәрелде.Чара уен формасында үтте. Уен барышында командалар үзләренең көчләрен, хәрби белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында ир-егетләгебезне , балалар үз куллары белән ясаган открыткалар белән тәбрикләделәр.

Мондый чаралар, балаларның күңелләренә Ватанпәрвәрлек бөртекләрен салалар,Ватан алдында бурыч хисе уяталар.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Яраткан китапларның битләре буенча!" дип исемләнгән уен-сәяхәт.

2019 елның егерменче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шаймурзина И.М. “ Яраткан китапларның битләре буенча " дип исемләнгән уен-сәхәте үткәрде.

Тылсымлы әдәбият илендә балалар 5 шәһәрдә булып киттеләр: Әдәби персонажларда; Авторларда; Тылсымчыларда; Шагыйрьләрдә һәм Серле шәһәрдә булдылар.

Балаларга бу тылсымлы шәһәрләр бик ошады. Аларга анда кабат- кабат шунда әйләнеп китәсе килде. Чөнки алар яңа персонажлар, геройлар, авторлар һәм тылсымчылар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International