Бездә кунакта - ЮХИДИ хезмәткәрләре

2019 елның 22 феврале, җомга

      Соңгы елларда юлларда машина  хәрәкәте һәм шуның нәтиҗәсендә  балаларның юл-транспорт һәлакәтенә  юлыгу куркынычы  арта. Шуңа да  кечкенәләрне юлда, урамнарда үзләрен  тоту кагыйдәләренә  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениеләрендә үк өйрәтү максат итеп куелган. Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында шушы юнәлештә даими эш алып барыла.    

      Агымдагы елның 15 нче февралендә  мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, әти-әниләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре  Насибуллин И.Д., Ягафарова Г.Н. катнашында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара үткәрелде. Балалар,  киемдә  яктылык кайтаргыч элементлар  куллану бик мөһим икәнлеген,   әкият ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәттеләр.  Әти-әниләр белән юл билгеләре буенча бик кызыклы викторина үткәрелде.  Викторина барышында сорауларга  җавап биреп, килгән кунаклар, әти-әниләр үз белемнәрен сынап карый алдылар. Ильнур Дамирович һәм Гүзәл Назифовна  балаларга  рәхмәт әйтеп, алып килгән бүләкләрен тапшырдылар, әти-әниләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең,  яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһимлеге турында әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: ЮХИДИ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International