21 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгенеңдә “Созвездие-Йолдызлык- 2019” республика конкурсының район туры булып узды. Әлеге бәйгедә районыбызның мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр катнаштылар. Иң яхшы чыгышлар призлы урыннарга лаек булды.
Бу турда уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урын алган катнашучылар март аенда Кукмара районында узачак бәйгенең зона этабында катнашачаклар.