Килдебәк авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне.

2019 елның 22 феврале, җомга

21 нче февраль көнне Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Ягез әле, егетләр!"  конкурсы узды. 8-11 нче сыйныф егетләре арасында узган бу бәйгедә укучылар үзләренең тапкырлыгын, җитезлеген, уңганлыгын күрсәтте. Тормыш именлеге нигезләре фәненнән  укытучы Халимов И.Г. укучыларга чын солдат сынаулар әзерләгән иде.  Егетләр сынатмады.

Шулай ук, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  23 нче февральдә Туктар авылы клубында “Башваткыч” уены, ә Килдебәк авылы мәдәният йортында Р. Батулла пьессасы буенча “Кичер мине, әнкәй!” спектакле куелачак.

Килдебәк авыл җирлеге җитәкчелеге барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International