3 июньдә Лесхоз интернат-йортының шәфкать туташы яшәүчеләр белән бергә 26 майдан 26 июньгә кадәр уза торган наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия айлыгына кушылды һәм «Наркотикларсыз тормыш» темасына стена газетасы чыгарды. Чараның максаты-тәрбияләнүчеләрдә наркоманиягә, тәмәке тартуга һәм алкоголизмга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук сәламәт һәм мәдәни ял итү рәвешендә уңай альтернативалар тәкъдим итү.