ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган балалар белән мавыктыргыч чара үткәрделәр. Чара барышында балалар аның шигырьләрен тыңладылар һәм шагыйрь тормышы турында кызыклы фактлар белделәр. Аннары барысы бергә тематик кроссвордны хәл итүдә катнаштылар, ул шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы белән тагын да күбрәк танышырга ярдәм итте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

24 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Без, Тукай оныклары" әдәби сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Аның әсәрләре балаларны матурлыкка, игелеклелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен матур итеп сөйләделәр. Чара барышында шулай ук балалар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләренең исемнәрен иллюстрация буенча чиштеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Чара "Туган тел"җырын Коллектив башкару белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, авылдашлары Нурмыйм Хафизов һәм Ганиев Альберт белән берлектә «Чернобыль-еллар аша караш» дигән әңгәмә үткәрделәр. Хафизов Нурма абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган. Күп еллар үтүгә карамастан, Нурмөхәммәт абый бу көннәрне кичә кебек хәтерли. Ганиев Альберт Украинада армиядә хезмәт иткән һәм ике ай ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Катнашучылар кунакларны игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай ук чарада Саба районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л. Н., авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т. Р. катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

22
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Юлбат авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р., Юлбат авыл китапханәсе мөдире Хәмитова Н.Ә. һәм Юлбат төп мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

30
март, 2026 ел
дүшәмбе

29 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнашты. Бәйрәм кунаклары тәмле ботка һәм коймак белән сыйланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

24
март, 2026 ел
сишәмбе

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

12
декабрь, 2025 ел
җомга

Юлбат авыл җирлеге үзешчәннәре 10 декабрь көнне Урта Нырты авыл клубында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт куйды. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Юлбат төп мәктәбендә "Без коррупциягә каршы" дигән темага класс сәгатьләре узды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

9 декабрь көнне Юлбат балалар бакчасында  «Коррупция юк дип әйтик» дигән темага чаралар үткәрелде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

28
ноябрь, 2025 ел
җомга

27 ноябрь көнне Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында “Белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә өстәл уеннарын куллану” темасы астында тәрбиячеләрнең  район семинары булып узды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International