Юлбат авыл җирлеге үзешчәннәре 10 декабрь көнне Урта Нырты авыл клубында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт куйды. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Җыр-бию, милли уен кораллары белән чыгыш ясау һәм башка сәнгать төрләре тамашачы күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!