7 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Кунаклар һәм катнашучылар алдында "Казан егетләре" төркеме һәм талантлы җырчы Илназар чыгыш ясады. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Илзат Рәхимов калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде.