Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Юлбат авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р., Юлбат авыл китапханәсе мөдире Хәмитова Н.Ә. һәм Юлбат төп мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.