25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, авылдашлары Нурмыйм Хафизов һәм Ганиев Альберт белән берлектә «Чернобыль-еллар аша караш» дигән әңгәмә үткәрделәр. Хафизов Нурма абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган. Күп еллар үтүгә карамастан, Нурмөхәммәт абый бу көннәрне кичә кебек хәтерли. Ганиев Альберт Украинада армиядә хезмәт иткән һәм ике ай ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Катнашучылар кунакларны игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай ук чарада Саба районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л. Н., авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т. Р. катнашты.