Нәүрүз бәйрәме

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз – татар халкының иң матур йола-бәйрәмнәреннән берсе. Бу бәйрәм язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Бәйрәмдә балалар төрле ярышларда катнаштылар, күмәк татар халык уеннарын уйнадылар. Көтелгән кунак – Нәүрәзбикә балаларны яз килү белән котлады. Кыш бабай балалар белән саубуллашып, аларга күчтәнәчләр калдырды. Бәйрәм ахырында балалар тәмле коймаклар һәм чәй белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International