Юлбат төп мәктәбендә Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шамсиев Т.Р. белән очрашу булып узды. Җирлек башлыгы авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан нинди программалар гамәлгә ашырылуы, халыкка тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кунакны “Беренчеләр Хәрәкәте” эшчәнлеге белән дә якыннанрак таныштырдылар, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.