25нче февраль көнне Татарстан Республикасы президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы катнашында Саба аграр көллиятенең яңа уку корпусы ачылды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы министрлары, Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы катнашты. 3,8 мең квадрат метр мәйданны биләүче 13 аудиторияле һәм 370 урынлы актлар залы булган мәһабәт бинага Рөстәм Нургали улы югары бәя бирде. Төзүчеләрнең үз хезмәтләрен сыйфатлы башкаруларын ассызыклады. 30 дан артык ресурс үзәге булган республикабызда әлеге уку корпусы иң яхшыларның берсе икәнен искәртте һәм алга таба зур уңышлар теләп, 100 мең күләмендәге сертификат белән бүләкләде.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Борханов Рафис Тимерхан улы көллияттә булган чисталыкка, тәртипкә соклану белдерде, киләчәктә бирегә башка уку йортлары җитәкчеләрен тәҗрибә уртаклашырга алып киләчәген әйтте.