Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Саба муниципаль районы Советы утырышы

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

    Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Саба муниципаль районы Советы утырышы узды. Анда Саба муниципаль районының 2018 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

     Доклад белән Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннеханов, Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге башлыгы А. Р. Шәйхетдинов һәм «ГафЭль» ҖЧҖ директоры А. Ф. Галимуллиннар чыгыш ясадылар.

    Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов үз чыгышында район эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

    Рөстәм Нургалиевич «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном учреждениесендә һәм «Saba-Арена» универсаль спорт комплексында булды, Саба муниципаль районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International