2019 елның 26 февралендә МБУ "Спорт комплекс" оешмасында Байлар Сабасында хезмәт коллективларының, авыл илчеләре һәм ИП арасында хатын-кызлар командалары волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
23 февраль көнне Оет авыл клубында Олы Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән “Без яшәгән якта” дип аталган иҗат – отчет концерты булды
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән коллектив хезмәткәрләре бәйрәм концерты белән котлады.
Залда җыелган барлык ир-атларны 23 февраль бәйрәме белән котладылар. Барысына да ныклы сәламәтлек, йөрәклэрендә җәй һәм яз җылысы, күңелләренә тынычлык һәм игелек теләделәр.
Бу көн - без аерым хөрмәт белән карый торган дата. Ватан хакына үз гомерен бирергә әзер булган чын саклаучылар, кыю һәм көчле рухлы кешеләр көне. Безнең сафларда Бөек Ватан сугышы ветераннары булу белән без бигрәк тә горурланабыз.
Интернат-йорты ир-атларының котлауларыннан тыш, үзебезнең дус коллектив белән, театр елы кысаларында, Лесхоз авыл клубы сәхнәсендә Т. Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен дә сәхнәләштердек.
2019 елның 24 февралендә Лесхоз бистәсендә Саба муниципаль районы КФК арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары узды (Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре).
50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар-җитәкчеләр арасында:
1 урын – Саубанов Фәрхәт (ҖЧҖ Саба «отд "Сатыш»);
2 урын - Фатыйхов Аскар (ҖЧҖ «Агрофирма Мәртен»);
Югары Симет урта мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-спорт уены үткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.
26нчы февраль көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
26 февраль көнне “Әдәби кунакханә” клубы әһелләренең очрашуы янәдән “Тулпар” рестораны залында үткәрелде.
Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар оештырылды. 22 февраль көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены үткәрелде. 23 февраль көнне Мамалай авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Ил сагында!" дигән чара үткәрелде. 23 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде . 25 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булып узды.
26 февраль көнне Югары Симет мәдәният йортында "Яңарыш" халык уен коралларында башкаручыларның район смотр-конкурсы булып узды. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, инструменталь башкаруны пропагандалауга һәм үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуын көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Барлык конкурсантларны да авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлов Альберт Николаевич котлады һәм уңышлар теләде.
21-23 февральдә Мамадыш районының Түбән Ушма авылында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.