23 февраль көнне Оет авыл клубында Олы Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән “Без яшәгән якта” дип аталган иҗат – отчет концерты булды. Концертның беренче өлеше ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган әдәби – музыкаль композиция белән башланды һәм иҗат коллективлары, аерым башкаручылар чыгышлары белән дәвам итте. Һәр чыгыш тамашачыларның җылы алкышларына күмелде.