Курсабаш авылында “Сабантуй бирнә”се җыю

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

31 нче май көнне мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар белән берлектә Курсабаш авылында Сабантуйга бирнә  җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй җитүнең бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли киемнәрдә мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыл буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнә җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Э бәйрәмебезнең төп бизәге-җигелгән ат иде.Бирнәгә җыелган барлык бүләкләр “Сабантуй” фондына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International