«Бакыр җайдак» бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр ярышлары

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

«Бакыр җайдак» бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр ярышлары Санкт-Петербургта 2026 елның 24-29 маенда узды. Турнир Россиянең 28 төбәгеннән һәм Беларусьның 3 төбәгеннән 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшь категорияләрендә 338 катнашучыны җыйды. Саба районында тәрбияләнүчеләр, "Саба - Арена" спортчылары яхшы чыгыш ясадылар һәм бик яхшы уеннар күрсәттеләр .

3 урын-Зәйниев Айназ
3 урын - Зәйниев Айназ Терпелив Кирилл белән парда Санкт-Петербург шәһәре
3 урын-Зәйниев Айназ Вуйтикова Арина белән парда Мәскәү өлкәсе

Балаларыбызны, тренерларыбызны, ата-аналарыбызны лаеклы уеннары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Саба районы җитәкчелегенә Рәис Нургали улы Миңнехановка спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен балалар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International