ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 27 нче февралендә МБУ "Спорт комплекс" та хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП арасында хатын-кызлар командалары арасында Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.

         Россия Армиясенең тарихы һәр гаиләнең тарихы белән бәйле, чонки 18 яше тулган һәр егет Армия сафларында хезмәт итәргә тиеш.  Явлаштау мәдәният йортында үткәрелгән кичәгә Афганистанда  хезмәт итүчеләр, Боек Ватан сугышында катнашучыларның балалары, Армиядә хезмәт итучеләрнең эти-энилэре чакырылды. Боек Ватан сугышына Явлаштау авыл җирлегеннән  оч йоздән артык кеше китә, шулар арасыннан 168 кеше Ватанны саклап һәлак була.   Кичәдә  афганчыларның,  Боек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләре, аларга багышланган язмалар укылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»  тернәкләндерү үзәгендә физик культура буенча инструктор Гәрәева Айгөл Миннехан кызы  ял итүчеләр белән «Скандинавия йөреше» исеме астында саламәтләндерү дәресләре үткәрде.

Кысаларында буенча чаралар комплексын тормышка ашыруны төп максат һәм бурычларын аңлату заманча монополиягә каршы җайга салу 14 февраль 2019 елгы җитәкчесе урынбасары Татарстан Россия монополиягә каршы федераль И. Н.Павлов бардылар территориясенә Саба районы, аның кысаларында узды:

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Төбәкләр – тотрыклы үсеш «Еллык иҗтимагый премиясе» (алга таба – Конкурс) конкурсын сайлап алу этабы башлануы турында хәбәр итә, аны оештыручылар – «Россия Саклык банкы» «Россельхозбанк» һәм «ФК Открытие» Банкы.

Тэги: Инвестицияләр һәм территориаль үсеш бүлеге

Саба муниципаль районының  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Эзмә авыл җирлегендә Эзмә хәм Олыяз авылларында йортлар төзелде.Әлеге йортлар КФХ “Ахметов”,ООО “Игенче”, Эзмә мәктәбендә эшлэучегә тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.

Мичән авыл җирлегендәге барлык авыл клубларында һәм топ мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар оештырылды. Чараларда ир-егетләр төрле спорт һәм интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Хатын-кызлар аларны матур концерт номерлары белән уеннарга рухландырып торды. 

27 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы  ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Әкият” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.

 Гәрәев Айзат Әхмәтгәлиевич, Файзрахманов Инсаф Хисамутдинович һәм Сафиуллин Ринат Исламович Югары Симет мәдәният йортында узган  "Янгырасын гармун теллэре"халык уен коралларында көйләр башкаручыларның район смотр-конкурсында катнаштылар. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуларын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Иске Мичән мәдәният йортында “ Фирүзә” фольклор ансамбле оешты. Ансамбльгә исем сайланды һәм беренче репетиция ясалды.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

27нче февраль көнне мәктәп Думасы активистлары арасында уздырылган «Иң яхшы мәктәп Думасы» район конкурсының III нче туры «Күңелле стартлар» уены формасында узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Елыш авылында мәчеткә нигез салу эше 2018 елда башкарылган иде. 2019 елда исә төзелеш эшләрен дәвам итү планлаштырыла.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

27 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йортында "Яңарыш" халык уен коралларында башкаручыларның IV район смотр-конкурсы булып узды.  Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, инструменталь башкаруны пропагандалауга һәм үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуын көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Барлык конкурсантларны Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы Заһидуллин котлады һәм уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International