Мичән авыл җирлегендә үткәрелгән чаралар.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.

Мичән авыл җирлегендәге барлык авыл клубларында һәм топ мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар оештырылды. Чараларда ир-егетләр төрле спорт һәм интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Хатын-кызлар аларны матур концерт номерлары белән уеннарга рухландырып торды. 

27 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы  ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Әкият” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.

 Гәрәев Айзат Әхмәтгәлиевич, Файзрахманов Инсаф Хисамутдинович һәм Сафиуллин Ринат Исламович Югары Симет мәдәният йортында узган  "Янгырасын гармун теллэре"халык уен коралларында көйләр башкаручыларның район смотр-конкурсында катнаштылар. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуларын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Иске Мичән мәдәният йортында “ Фирүзә” фольклор ансамбле оешты. Ансамбльгә исем сайланды һәм беренче репетиция ясалды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International