Бәйрәм һәрвакыттагыча, мавыктыргыч һәм дәртләндергеч ярышлар белән үрелеп бара. Балалар ярышта үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен зур дәрт белән күрсәттеләр. Мәйданда әйбер кисү, чүлмәк вату, тачкага утыртып чабу, күкәй кабып йөгерү, гер күтәрү, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, этәч куу, турникта тартылу, кул көрәштерү, чаңгыда шуу, сумо көрәше, бүрәнә өстендә капчыклар белән сугышу һәм башка бик күп күңелле ярышлар белән балалар мәш киләләр. Читтәрәк тәмле сулар, попкорн, батутта сикеру мәйданы да урын алды.
Бу бәйрәмдә инде дүртенче тапкыр катнашкан күп кенә укучылар өчен Сабантуй күңелле вакыйгага гына түгел, ә мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү дәресенә дә әверелде.
Сабантуйны безнең мәктәптә ел саен үткәрү календарьның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул онытылмаслык хисләр һәм якты тәэсирләр бүләк итеп кенә калмый, ә уртаклык хисен ныгыта, мәдәни төрлелеккә хөрмәт тәрбияли һәм традицияләрнең тормышыбызның җанлы һәм бик кызыклы өлеше булуын исбатлый. Без бу искиткеч бәйрәмне тагын бергәләп бәйрәм итү өчен киләсе елны түземсезлек белән көтәбез!