26 февраль көнне “Әдәби кунакханә” клубы әһелләренең очрашуы янәдән “Тулпар” рестораны залында үткәрелде. Очрашуның төп кунагы, спикеры якташ шагыйрә Илмира Гыймаева иде. Һәр катнашучы шагыйрәнең иҗатына карата туган уй-фикерләрен, карашларын, күңел кичерешләрен җиткерделәр, матур теләкләрен белдерделәр. Шигырь бәйгесендә җиңүчеләргә Илмира ханым үзенең истәлекле бүләкләрен тапшырды.