Янгын куркынычсызлыгын кисәтү.

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү һәм, гайлә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре белгечләре тарафыннан ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгын кисәтүгә юнәлдерелгән эшләр дәвам ителә. Шулай итеп, 2019 елның 26 февралендә Сатыш һәм Юлбат авыл җирлегендәге әлеге категориягә кергән  яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату максатыннан әңгәмәләр уздырылды. Гаилә вәкилләре белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә инструктаж үткәрелде, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозганда, балалар ут белән уйнаганда мөмкин булган нәтиҗәләр турында кисәтелде, мичләрне һәм электр үткәргечләрне төзек хәлдә тоту кирәклеге турында искә төшерелде. Гражданнарга куркынычсызлык кагыйдәләре,  районның ашыгыч ярдәм күрсәтү өлкәләре телефон номерлары язылган белешмәлекләр һәм листовкалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International