"Ак калфак" утырышы

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

26нчы февраль көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., методист Шакирҗанова И.И. һәм библиограф Шамилова А.Р. Шекше авыл китапханәсе каршында оешкан "Ак калфак" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында катнаштылар. Утырыш сәламәтлек темасына багышланган иде. Китапханәче Фазылова Флүзә чараны китап күргәзмәсе белән таныштырудан башлап җибәрде.  Фельдшер Гатиятова Гөлия дөрес туклану турында сөйләсә, физкультура фәне укытучысы Гарипова Алсу Рәшид кызы көндәлек эшлисе күнегүләрне күрсәтте.Гөлбану абыстай сәламәтлек буенча киңәшләрен бирде.

Чара ахырында Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы "Ак калфак" оешмасының эшчәнлеге, "Саба сөлгесе" бәйгесен үткәрү тәртибе турында сөйләде,ак калфаклы,якты күңелле апаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International