Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина исәп-хисап эшләрендәге яңалыклар буенча үткәрелгән республика семинарында катнашты. Семинар барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең исәп-хисап сәясәте, һөнәри бухгалтер этикасы кебек темалар каралды һәм сөйләшү алып барылды. Семинар барышында шулай ук салым хисабын тапшыру тәртибенә, бюджет оешмаларына салым салу үзенчәлекләренә дә игътибар бирелде.