"Саба районының Шәмәрдән МПП ТКХ" АҖ белгечләре социаль объектлар янындагы һәм транспорт интенсив хәрәкәт иткән урыннардагы җәяүлеләр кичүләренә яңа маркировка ясыйлар.
29 августта Шәмәрдән авылында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Шәмәрдән мәдәният йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе булып узды, ул беренче сыйныф укучыларына һәм аеруча социаль игътибарга мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәре И.И.Рамазанова белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Чаба, чаба гомер аты...» дигән концерт оештырдылар.
21 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Мичәнбаш мәдәният йорты мөдире А.Б.Гаврилова белән берлектә, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Россиянең өч төсе» дигән бәйрәм концерты оештырдылар.
27 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, тирән кайгы һәм теләктәшлек йөзеннән, Шәмәрдән авылы һәм балалар китапханәсе белән берлектә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларга багышланган «Балалар яшәргә тиеш» дигән патриотик хәтер акциясе үткәрделәр.
Авыл халкы өчен яхшы хәбәр: урамнарда яңа газүткәргечләр салу эшләре башланды.
Шәмәрдәндә яңа йортлар төзелә: КРСТ программасы буенча бер фатирлы торак йортлар төзелә
Су агызуны яхшырту һәм йорт яны территорияләрен су басуны булдырмау өчен авылда актив рәвештә дренаж салу һәм чистарту эшләре алып барыла.
"Саба районының Шәмәрдән МПП ТКХ" АҖ хезмәте халык заявкалары буенча оператив эшләде. Бүген предприятиенең ремонт бригадалары көче белән суүткәргеч челтәрләрендәге өзеклекләр вакытында локальләштерелде һәм тулысынча бетерелде.