Су агызуны яхшырту һәм йорт яны территорияләрен су басуны булдырмау өчен авылда актив рәвештә дренаж салу һәм чистарту эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта техника һәм эшче бригадалар түбәндәге урамнарда тупланган:
Фатыйх Кәрим ур.;
Максим Горький ур.;
Азин ур.
Уздырыла торган чаралар артык дымны агызырга, йортларның нигезен сакларга, яңгырлардан соң һәм кар эрегән вакытта урамнарда йөрүне уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.