21 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Мичәнбаш мәдәният йорты мөдире А.Б.Гаврилова белән берлектә, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Россиянең өч төсе» дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Ачык мәйданчыкта бәйрәм программасы бистәдә яшәүчеләрне һәм кунакларны җыйды, аларга уңай хис-кичерешләр һәм патриотик күтәрелеш бүләк итте. Сәхнәдә бер-бер артлы күңел җырлары, патриотик шигырьләр, Ватаныбызның бөеклеген һәм матурлыгын данлаучы артистлар башкаруында дәртле бию номерлары алмашынды. Гаҗәеп талантлы егет Вәлиев Ринасның чыгышы концертның бизәге булды, аның көчле вокалы һәм ихлас башкаруы тамашачыларның күңелен яулап алды һәм алкышларга күмде. Концерт барышында шулай ук ШЛПУМГ профсоюзы хезмәткәре Кәримуллин Рөстәм чыгыш ясады, булачак беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче белем көне белән чын күңелдән котлады, аларга тырышлык, яхшы билгеләр теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. «Татарстанда җәй» программасы кысаларындагы бу җылы җәйге кичә төрле буын кешеләрен берләштереп һәр кунакка үз Ватаны өчен горурлык хисе һәм җәйге кәеф бүләк итте.