ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Балаларны яклау көне - якты, шатлыклы бәйрәм. 1 июнь белән җәй башлана, бу көн хаклы рәвештә безнең балаларныкы. Балаларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез.

 

Олы Нырты авыл мәдәният йорты, китапханәсе, Чабья Чурчи авыл клубы хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар Сабантуе үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары «Кашыкта йомырка белән йөгерү», «Өч аяклы», «Аркан тартышу», «Таяк тартышу», «Капчык киеп йөгерү" һәм башка бәйгеләрдә осталык, тапкырлык һәм җитезлектә ярыштылар. Бәйрәм ахырында балалар тәм-том белән сыйланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдәндә "Яшьлек" яшьләр үзәге велоузыш һәм квест-уен үткәрде.

1-21 нче июнь көннәрен балалар мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерында уздырачак.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

01 июнь көнне Эзмә авылында әби-бабаларыбыз традицияләренә тугрылыклы булып, "Сабантуй" милли бәйрәменә "Бүләк җыю" йоласы оештырылды

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

01 июнь  көнне Пүкәл авылында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

1 июнь көнне Байлар Сабасының үзәк мәйданында балаларны яклау көненә багышланган «Бәхетле балачак» бәйрәм концерты узды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. төрле конкурсларда катнашып,  Гран-при откан  җиңүчеләрне котлады һәм акчалата премиягә сертификат тапшырды. Шулай ук, «Талантлы балачак» конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды, бу алар өчен күңелле сюрприз булды.

Сәхнәдә балалар сәнгать мәктәбе укучылары, шулай ук конкурста җиңүчеләр башкарган җырлар, көйләр яңгырады, биюләр башкарылды. Балаларның чыгышлары энергия һәм бай хис -кичерешләр белән тулы иде, ә дәртле биюләр бәйрәм атмосферасына аерым бер ямь өстәде. Бу көн балалар һәм аларның ата-аналары өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Сөлге җыю - татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола ул. Авыл халкы бу көнне дулкынланып көтә, бүләкләр, яраткан ризыклары белән өстәлләр әзерли. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

31
май, 2025 ел
шимбә
Халыкара балаларны яклау көне-иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Балаларны яклау көне-балалар өчен күңелле бәйрәм генә түгел, ул җәмгыятькә бала хокукларын яклау кирәклеген искә төшерү дә, барлык балалар да бәхетле булып үссен, укысын, яраткан эшләре белән шөгыльләнсен һәм киләчәктә үз иленең искиткеч гражданнары булсын өчен. Үсеп килүче буынны саклап, без Россиянең имин киләчәген төзиячәкбез. Балаларга ихлас игътибар, мәхәббәт һәм кайгырту илебез өчен һичшиксез уңышларга һәм казанышларга әвереләчәк.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

 Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре, авыл алдынгылары, мәдәният хезмәткәрләре Иләбәр авыллында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

31 май көнне Олыяз "Чәчкә "балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Балалар бакчасында чыгарылыш-балалар һәм аларның ата-аналары өчен бик мөһим бәйрәм. Бу бәйрәмнәр арасында иң күңелне нечкәрткән, иң онытылмаслык бәйрәм, бу кайгысыз балачакның гүзәл чоры ахыры.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International