1 июнь көнне Байлар Сабасының үзәк мәйданында балаларны яклау көненә багышланган «Бәхетле балачак» бәйрәм концерты узды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. төрле конкурсларда катнашып, Гран-при откан җиңүчеләрне котлады һәм акчалата премиягә сертификат тапшырды. Шулай ук, «Талантлы балачак» конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды, бу алар өчен күңелле сюрприз булды.
Сәхнәдә балалар сәнгать мәктәбе укучылары, шулай ук конкурста җиңүчеләр башкарган җырлар, көйләр яңгырады, биюләр башкарылды. Балаларның чыгышлары энергия һәм бай хис -кичерешләр белән тулы иде, ә дәртле биюләр бәйрәм атмосферасына аерым бер ямь өстәде. Бу көн балалар һәм аларның ата-аналары өчен чын бәйрәмгә әверелде.