"Дуслык" лагеры

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айлары белән бәйле. Укулар тәмам, рәхәтләнеп ял итәр вакыт инде бу. Ялны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү кирәк. Моның өчен мәктәп яны лагерьлары иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә дә инде. Нәрсә эшләргә, көнне ничек уздырырга кебек сорауларга урын да калмый. Барысы да инде уйланылган. Юл күрсәтүчеңә (вожатый) ышан, алда сине мавыктыргыч сәяхәт, онытылмаслык каникуллар көтә!  Эзмә мәктәбе укучылары өчен көтеп алынган вакыт җитте. 1-21 нче июнь көннәрен балалар мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерында уздырачак. Көне буена төзелгән режим да ардырмый: җыр-биюләр, күңел ачу, уен-көлке – барысы да бар монда. Укучылар өчен белем һәм тәрбия бирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, театр-киноларга йөрүләр оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International