"Чәчкә" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе

2025 елның 31 мае, шимбә

31 май көнне Олыяз "Чәчкә "балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Балалар бакчасында чыгарылыш-балалар һәм аларның ата-аналары өчен бик мөһим бәйрәм. Бу бәйрәмнәр арасында иң күңелне нечкәрткән, иң онытылмаслык бәйрәм, бу кайгысыз балачакның гүзәл чоры ахыры. Чыгарылыш сыйныф укучылары тантаналы музыка астында сәхнәгә чыктылар. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын конкурсларда күрсәттеләр. Ә өлкәннәр балаларга кул чаптылар һәм яраткан балалары өчен шатлыкларын һәм горурлыкларын яшермәделәр. Барлык балалар һәм ата-аналар исеменнән тәрбиячеләргә, администрациягә һәм бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәм күңелле, аерылышудан сагышлы һәм яңа тормышка аяк басу шатлыгы белән тулы булды. Бәйрәмдә катнашучылар барлык балаларга да уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International