Иләбәр авылынды бирнә җыю

2025 елның 31 мае, шимбә

 Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре, авыл алдынгылары, мәдәният хезмәткәрләре Иләбәр авылында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды. Авыл урамнарында гармун тавышы тынмады, хуҗабикәләр өстәлләр әзерләп  бәлешләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар. Милли һәм хәрби киемнәрдә, Бөек җиңү елын искәртеп махсус бизәлгән машиналарда бирнә җыю - искиткеч итеп оештырылган иде. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улының сугыш чоры балаларын, тыл  ветераннарын аерым  котлап бүләкләр тапшыруы  бик тә ихтирамга лаеклы гамәл булды. Өлкәннәребез, аларга күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары, онытмаулары, хәлен белүләре, күңел җылысы бирүләре өчен  чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International