Өтернәс авылында бирнә җыю

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Бүген, 1 июнь көнне, Сабантуй алдыннан Өтернәс авылында яшьләр белән бәйрәмгә сөлге, яулык һәм бүләкләр җыю үткәрелде. Татар көйләренә көйләп, йолада катнашучылар юлларын урамнар буйлап дәвам иттерделәр. Гармун тавышын ишетеп, кешеләр Сабантуй мәйданында узачак ярышларда иң яхшы катнашучылар өчен бүләкләр алып, аларга каршы ашыктылар. Бүләк җыючылар һәрбер кеше белән биеделәр, юмартлыклары өчен рәхмәт әйттеләр, муллык, иминлек теләделәр! Авыл халкы, үз чиратында, аларны елмаеп озатып калдылар, халык традицияләрен саклаганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Кич буе урамнарда бәйрәм рухы хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International