«Сабантуйга бүләкләр җыю» — татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган традицион милли йола. Мәдәният хезмәткәрләре Сөлге җыюның борынгы заманнардан килгән һәм тәрбия нигезенә ия булган күркәм традициясен саклыйлар. Гармун тавышына өйләрдән кешеләр чыга һәм бирнә җыючылар белән бергә бии башлый. Әлбәттә, Сабантуйга бүләкләрен тапшыралар. 01 июнь көнне Пүкәл авылында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.