01 июнь көнне Эзмә авылында әби-бабаларыбыз традицияләренә тугрылыклы булып, "Сабантуй" милли бәйрәменә "Бүләк җыю" йоласы оештырылды. Бүләк җыю гармун һәм баян тавышлары, халык җырлары белән үрелеп барды. Авыл халкы кунакларны кунакчыл каршы алды, бәйгеләргә, Сабантуйда уеннар һәм ярышлар үткәрүгә юмарт бүләкләр бирде, теләкләрен җиткерде һәм алда торган бәйрәмгә шатланды