Шәмәрдәндә "Яшьлек" яшьләр үзәге велоузыш һәм квест-уен үткәрде.
Велоузыш балаларны яклау көненә багышланган иде.
Катнашучылар үзләренең активлыкларын һәм сәламәт яшәү рәвешен күрсәтеп, велосипедта йөрделәр.
Җиңүчеләрне «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы бүләкләп дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды!
Фиништан соң велосипедчылар Шәмәрдәннең Җиңү паркына юл тоттылар, анда катнашучыларны «Сугыш юллары буйлап»квест-уены көтә иде.
Квест - уен Җинүнең 80 еллыгына багышланды.
Катнашучылар табышмаклар чиштеләр,граната ыргыту буенча ярыштылар, сугыш темасына багышланган ,хәрби җырларны танып белделәр.
Уен ахырында барлык катнашучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.