“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”нда Бөтендөнья балаларны яклау көне

2025 елның 31 мае, шимбә
Әлеге бәйрәм хөрмәтенә безнең балалар йортында «Балачак бәйрәме»узды. Анда тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, килгән кунаклар, көмеш волонтерлар «Тулган ай» ансамбле катнашты. Ике мәйданчыкта мастер-класслар оештырылды. Кунакларны үзләренең чыгышлары белән балалар йортында тәрбияләнүчеләр сөендерде. Бәйрәм программасын «Тулган ай» ансамбле артистлары дәвам итте. Алар күңелле уеннар, конкурслар үткәрделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да “Тынычлык күгәрчене” акциясендә катнашты. Балаларны яклау көне - балалар бәйрәме, тынычлык, игелек һәм елмаю бәйрәме. Барлык балаларга да нык сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар һәм җәйге ял телисе килә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International