Агач савыт-сабаларны бизәп ясаган сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшьләр тарафыннан да югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең “Кояшкай” лагерына йөрүче укучылар өчен агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Агачка рәсем ясау матурлыкны тудырырга, аны күрә белергә өйрәтә, кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен «Сөйлә, курыкма!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Тормышта кыенлыклар һәм сораулар күп. Һәр кеше үзенә ярдәм кирәк булган вәзгыятькә эләгергә мөмкин. Бу моментта ишетелү мөһим! Ышаныч телефоны-ул дуслар һәм якыннар белән мөнәсәбәтләр, мәктәп һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында фикер алышу өчен аноним рәвештә, бушлай һәм конфиденциаль рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган хезмәт. РФнең теләсә кайсы торак пунктында стационар һәм кәрәзле телефоннардан шалтырату вакытында балалар һәм аларның ата-аналары ашыгыч психологик ярдәм алырга мөмкин, аны гамәлдәге төбәк хезмәтләре белгечләре күрсәтә.
Баш табиб Марат Рафаэлевичны юбилее белән котлыйбыз!!!
Мичән авыл жирлеге, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендэ кукуруз чәчү эшләре дә башкарыла. Алдан 3 агрегат белән, аммиак кертеп җир эшкәртелеп барыла. Ашлык төягеч трактор бн ашлама һәм симәнәне чәчү агрегатына вакытында китереп торалар. Булекчәнең механизаторлары кукуруздан мул уңыш алу өчен узләренең көчләрен кызганмыйча, тырышып эшлиләр.
Мичән авыл җирлегендә юрист Ахунов Рәшит Ильсур улы белән очрашу булды. Ул авыл халыкын борчыган шәхси сорауларга җавап бирде. Килеп чыккан вакыйгаларда үзеңне, гаиләңне яклау буенча юрист буларак киңәшләрен бирде. Кирәк булганда үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.
31 нче майда Шәмәрдән филиалы Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең тынлы кораллар бүлегендә укучы балалар А. А. Фатхуллин җитәкчелегендә Мәскәүнең Колонный залында XXXI Халыкара «Союз талантов России» фестиваль-конкурсында катнашты. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусстан 2500 дән артык балалар катнашты. Безнең оркестр Татарстан Республикасын патриотик «Дефиле марш» номеры белән инструменталь башкару номинациясендә тәкъдим итте. Чыгышыбыз танылган артистлар, музыкантлар һәм хореографлардан торган жюри тарафыннан югары бәяләнде. Нәтиҗәдә без 1 дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләндек, бу зур горурлык һәм әһәмиятле җиңү булды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
сәгать 10 дан. 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 4 июне
4 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, секундына 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
31 май көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
“Балаларны яклау көненә” һәм “Сабантуйга” багышланган Өстәл теннисы буенча турнир