ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыятендә 14 нче, 15 нче  сентябрь көннәрендә, арендага биргән пай җирләре өчен һәм шушы җәмгыятьтә эшләүче эшчеләргә  хезмәт хакына ,  премия өлешенә ашлык бирелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Явлаштау авыл китапхәсе, “ Ак калфак”  берләшмәсе белән берлектә, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты  Шәүкәт Гаделшевич Сибгатуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, шулай ук Татарстан радиосы әзерләгән ”Газиз тавышлар”, “Язмышымның дәрьясы: Казан –Төмән арасы” дип исемләнгән радиотапшыру тыңладылар. Кичә азагында клуб әгъзалары Төмәннең “Яңарыш” газетасы оештырган викторина сорауларына җаваплар әзерләделәр.

 

Хәзерге вакытта Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә электр автомобильләрен тиз зарядкалау өчен ЭЗС урнаштыру эшләре алып барыла.

Тэги: окс ОКС

18 сентябрь көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Халык кәсепләре осталарында кунакта” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19 нчы сентябрь көнне Саба урта мәктәбе базасында  «Оста – Саба» район чемпионатының «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында ярыш-бәйге үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

Татарстан Республикасы территориясендә

урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе

 

2024 елның 21 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс), кайбер районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.

Явлаштау авыл китапханәсе “Вакытлы матбугат илендә”  исемле балалар журналы һәм газеталарына күзәтү үткәрде

19 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән Бөтендөнья тынычлык көненә " Һәрвакыт тынычлык булсын!"дигән квест –уен үтте.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Явлаштау балалар  бакчасы тәрбиячесе Багутова Нәзирә Миңнәхмәт кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм хезмәттәшләре котлады.

"Россия - минем тарих" 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International