19 нчы сентябрь көнне Саба урта мәктәбе базасында «Оста – Саба» район чемпионатының «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында ярыш-бәйге үтте. Әлеге бәйгедә 30 укучы көч сынашты.
Конкурс ике этаптан торды: теория һәм практика. Беренче этапта балалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап бирде һәм карточкалар белән эшләде. Ә икенче этапта алар чәчтараш сәнгате буенча осталыкларын тулы күләмдә күрсәттеләр.
Зәвыклы һәм матур булып күренү өчен, пөхтә итеп чәч ясый белү бик мөһим. Мондый бәйгеләр укучыларга алга таба үсеш өчен искиткеч башлангыч булып тора.
Бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә:
5-7 сыйныф укучылары арасында
I урын – Эзмә мәктәбеннән Вахитова Язилә;
II урын – Килдебәк мәктәбеннән Гарифуллина Дарина;
III урын – Мичән мәктәбеннән Зарипова Гаделия.
8 -11 сыныф укучылары арасыннан:
I урын – Шәмәрдән мәктәбеннән Шарипова Азалия;
II урын – Шиңар мәктәбеннән Шайхелисламова Идиллия;
III урын – Саба урта мәктәбеннән Газизянова Камилә.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!