Халык кәсепләре осталарында кунакта

2024 елның 20 сентябре, җомга

18 сентябрь көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Халык кәсепләре осталарында кунакта” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.  Балалар “Туку мастеры Зиннурова Разина Мурадымовнаның иҗади эшләре ” дигән танып-белү презентациясен карадылар һәм аның иҗат эшләре белән таныштылар. Зиннурова Рәзинә Морадым кызы  туку станында шарфлар, паласлар, «Коръән» китабы өчен тышлыклар ясый. Хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр Зиннурова Разина апаның эшләренә сокланып, аңа иҗади уңышлар, озын гомер теләп калалар. Чарада шулай ук балалар Фәтхрахманова Дания картиналары күргәзмәсе белән таныштылар. Чара бай һәм эчтәлекле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International