Явлаштау урта мәктәбенең мәктәп яны территориясендәге юлларны ремонтлау эшләре төгәлләнде.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Пушкин картасы проекты белән агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер класста 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар барлык фантазияләрен җигеп агач эшләнмәләренә төрле бизәкләр төшерделәр. Татар халкының милли орнаментлары, бизәкләре турында күп мәгълүматлар ишеттеләр.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю һәм шулай ук мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.
Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятендә кукурузны силоска җыю башланды. Барлыгы 300 гектар мәйданда җыеп аласы бар.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Кайгырту"хәйрия фондына иганәләр җыю башлана. Акчаларны онлайн күчерергә мөмкин. Күчергәндә оешма исеменнән түләсәгез, оешманың исемен яки физик зат буларак түләсәгез, түләүченең ФИОсын күрсәтергә кирәк. Өлкәннәргә ярдәм итү кампаниясе кысаларында акчаларны 2024елның 20 сентябреннән 2024 елның 1 октябренә кадәр күчерергә мөмкин булачак, дип өстәмә хәбәр итәбез.
«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында бәрәңге җыю эшләре башланып китте
Бу көннәрдә Люберцы шәһәрендә «Люберцы рапирасы» бөтенроссия турниры уза. 2024 елның 19 сентябрендә әлеге турнирның шәхси ярышлары узды. Мәктәбебез спортчысы Фазлыева Амалия (тренеры - Ильясов Радик Мөдәррис улы) 3 урынны яулады. Алга таба да уңышлар, котлыйбыз!
Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсендә 2024 елның 18 сентябрендә «Рухият» клубы әгъзалары өчен «Әйдәгез бер-беребезне хөрмәт итик» дигән танып белү уены узды. Очрашу «От улыбки...»җыры белән башланып китте. Китапханәчеләр башта Татарстанда 173 милләт вәкиле тату яшәве турында сөйләделәр. Һәр халык-кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше ул. Һәм, әлбәттә, милләтләр теле. Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча нинди чаралар күрелә икәнен белдек. Төрле ситуацияләр мисалында чарада катнашучылар толерант шәхес нечкәлекләренә төшенделәр, фикер алыштылар, сорауларга җавап биреп анализладылар: тыныч яшәү өчен һәм талашмас өчен һәркем нәрсә эшләргә тиеш, ни өчен түземле булырга кирәк, нинди тәртип нормаларын толерант дип саныйлар һ.б., ә уеннар аша балалар аралашырга һәм дус булырга өйрәнделәр.
19 сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе яшь укучылар белән "Юл кагыйдәсе, аны һәркем белергә тиеш " дигән куркынычсызлык дәресе үткәрде. Аның максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту һәм балаларда юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү. Чараның беренче өлешендә балалар юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре, ни өчен кагыйдәләрне һичшиксез белергә һәм үтәргә кирәклеге турында тыңладылар. Икенче өлештә катнашучылар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Автобус», «Светофор» һ.б. конкурс биремнәрен үтәүгә керештеләр. Конкурслар төрле һәм кызыклы булды. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләренең кайда булуын аңлаттылар. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр һәм өстәмә белем алдылар. Дәрес кызыклы булды һәм уен атмосферасында узды.
Хәзерге вакытта террорчылык проблемасы бөтен дөнья җәмәгатьчелеген борчый. Дөньяда бүген бу күренешнең иртәме-соңмы аның гражданнарына кагылмаячагына тулы ышаныч белән яши алган бер генә дәүләт тә юк. Шуңа күрә террорчылыкка каршы тору юлларын эзләү бүген уртак беренче чираттагы бурыч булып тора һәм аеруча актуальлеккә ия. Террорчылык турындагы белемнәрне камилләштерү, яшь буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру максатларында 14 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Террорчылык - кешелеккә каршы җинаять» дигән мәгълүмати программа үткәрелде. Очрашу башында алып баручы террорчылыкның нәрсә икәнен һәм террорчының кем булуын сөйләде. Хикәядән егетләр террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчыларда тоткынлыкка эләккән очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген белделәр. Әңгәмәдә катнашучыларга, әгәр алар әсирлеккә эләксә, нишләргә кирәклеге турында махсус белешмәләр тараттылар, мәсәлән: конфликтка кермәскә, тәрәзә һәм ишекләрдән ераграк торырга, махсус хезмәтләр таләпләрен үтәргә. Аннары катнашучыларга алган белемнәрен уен форматында тикшерергә тәкъдим иттеләр. Катнашучылар террорчылык турында үз фикерләрен әйттеләр. Чара террорчыларның меңләгән корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.